ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин ветераннар советы вәкилләре белән очрашты
Җәмгыять
  • 08 Май 2019 - 16:41
  • Караулар: 377
9 Май алдыннан хакимият  йортында Түбән Кама муниципаль районы башлыгының шәһәр һәм район ветераннар советы активы белән традицион очрашуы  узды. Хөрмәтле кунаклар арасында быел яз үзенең 95 яшьлеген каршылаган  Бөек Ватан сугышы ветераны Владимир Матвеевич Акимов та бар.

Очрашуда  шәһәр башлыгы һәм Түбән Кама аксакаллары өлкән буынны борчый торган актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар, шулай ук узган елгы эшкә  йомгак ясадылар.

 Айдар Метшин чарада катнашучыларны  якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, Түбән Кама ветераннарына патриотик тәрбия бирү мәсьәләсендә актив эшләре, шәһәрнең иҗтимагый тормышында катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм Түбән Каманың хәзерге буынының бурычы – ветераннарыбызга һәрьяклап ярдәм күрсәтү һәм игътибар күрсәтү булуын билгеләп үтте.

Узган ел башкарылган эшләр турында ветераннар советы рәисе Григорий Китанов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, оешма бүген актив эшли, шәһәр һәм район чараларында катнаша, пенсионерларга төрле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә.

Өченче буын университеты елдан-ел популярлык казана бара. Быел анда 1000 нән артык кеше белем алган. Өлкән яшьтәге студентлар саны гына түгел, биредә факультетлар саны да арта.

Шәһәр ветераннары "Минем шәһәр урамнары " муниципаль проектында да  актив катнаша. Хәзерге вакытта ветераннар советы активы мәгариф идарәсе белән берлектә " Гаилә фотохроникасы" проекты буенча актив эшли, шулай ук шәһәрдә сәяси репрессия тарихы музее булдыру буенча да  эш алып барыла. Хәзерге вакытта экспонатлар җыю бара,  музей 21 нче мәктәптә ачылачак.

Григорий Китанов Айдар Метшинга өлкән буынга күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерде. Ветераннар билгеләп үткәнчә, соңгы елларда безнең шәһәр һәм районның йөзе тагын да яхшырды, Түбән Каманың чын горурлыгы булган күп кенә объектлар төзелә. Җиңү монументы мәйданын төзекләндерүгә бәйле проектны тормышка ашыру өчен район башлыгы адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Әлеге объектта эшләр 10 майдан башланачак һәм яңартылган комплекс киләсе елда – Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзер булачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*