ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама музейларында бушлай экскурсияләр оештырыла
Җәмгыять
  • 18 Апрель 2019 - 13:49
  • Караулар: 171
 Түбән Кама музейларына бушлай керү мөмкинлеге тудырыла.  

Эрмитаж һәм башка мәдәни комплекслар үрнәгендә  шәһәрнең комплекслы музее һәм  Әхсән Фәтхетдинов музее аена бер тапкыр түләүсез экскурсияләр оештыра башлый.

Бушлай экскурсияләр көне -  айның соңгы шимбәсе. Экспозицияләрне карау   10.00, 12.00, 14.00  һәм 16.00 сәгатьләргә билгеләнгән. Моннан тыш, музейга килүчеләр өчен төрле декоратив-гамәли  һәм рәсем сәнгате мәйданчыклары, остаханәләр эшләячәк,   викториналар, уеннар үткәреләчәк.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*