Татарстанда "Бердәм Россия" партиясе әгъзаларыннан алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар кабул итү дәвам итә. Бүген Түбән Кама мэры Айдар Метшин да праймеризда катнашу карарына килде.
Алдан тавыш бирү – "бердәмроссиялеләр"дән сайлауларга әзерлекнең эчке этабы, иң яхшы кандидатларны билгеләү ысулы. Праймериз 26 майда узачак һәм аның нәтиҗәсе буенча ТР Дәүләт Советына депутатлар итеп кемнәр сайланачагы билгеле булачак. Әлегә, Айдар Метшиннан тыш, алдан тавыш бирүгә документларын Гөлнара Мөҗипова тапшырган.
Түбәнкамалылар республика парламентына үз вәкилләрен 8 сентябрьдә сайлаячак. Бүгенге көндә ТР Дәүләт Советында депутатлар арасында Түбән Камадан Разил Вәлиев, Илсөя Мезикова һәм Азат Бикмурзин бар.