ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камадан Симферопольгә рейслар ачылачак
Җәмгыять
  • 21 Март 2019 - 17:37
  • Караулар: 235
Җәйге чорда  «Нордавиа»  авиакомпаниясе   Түбән Каманың «Бигеш» аэропортыннан Симферопольгә рейслар ача. Очышлар агымдагы елның  6 июненнән 29 августына   кадәр дәвам итәчәк.

Очышлар  Boeing 737-500 лайнерларында пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак:

Симферопольдән -  9. 05 сәгатьтә   - Бигештә -  11. 50 сәгатьтә. 

Бигештән - 12.50 сәгатьтә - Симферопольдә - 15.45 сәгатьтә.

Билетларны  авиакомпания   һәм   «Бигеш»  аэропорты сайтларында сатып алырга мөмкин. Тулырак мәгълүмат 8-800-200-18-19 телефоны аша (Россия буенча шалтырату бушлай).
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*