ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Милли мәдәниятләр ункөнлегенә йомгак ясадылар
Җәмгыять
  • 24 Февраль 2019 - 14:32
  • Караулар: 422
Бу уңайдан Тукай исемендәге китапханәдә рус һәм татар милли гореф-гадәтләренә багышланган бәйрәм программасы үтте.



Әлеге ункөнлек кысаларында Түбән Камада яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләрен, тарихи мирасын, йолаларын өйрәнүгә зур игътибар юнәлтелде. Ун көн дәвамында китапханәдә  милли әдәбият, көй-моң  үзенчәлекләренә бәйле  күргәзмәләр, әңгәмәләр, концертлар узды, төрле халыкларның үткәне һәм бүгенгесенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.



Китапханәнең бер залында бирегә килүчеләрне рус халкының гореф-гадәтләре белән таныштырдылар, бал һәм кайнатма,  коймак белән сыйладылар. Күрше залда кунакларны Кол Гали исемендәге милли  китапханә хезмәткәрләре каршы алды. Биредә татар мәдәнияте почмагында Түбән Каманың "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе вәкилләре туган телгә багышланган шигырьләрен укыдылар. Балалар өчен остаханә дә эшләде: алар татар милли аяк киеме – читекләр бизәде. Бәйрәм ахырында кунаклар милли ашлардан авыз иттеләр.



"Без ел саен төрле чаралар уздырабыз, анда түбәнкамалыларны төрле халыкларның мәдәнияте белән таныштырабыз. Әлеге чараларның максаты бер - халыкларның  милли абруена, мәдәниятенә, дини ышануларына хөрмәт тәрбияләү, - ди Түбән Кама үзәкләштерелгән  китапханәләр челтәре директоры Гөлназ Курмашева. - Без үз динебез һәм  килеп чыгышыбыз  турында онытмаска тиеш, әмма шул ук вакытта янәшәдәге башка халыкларның да мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиешбез. Без зур йорттагы бер зур гаилә буларак яшәргә тиешбез".




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^