ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада православие динен тотучылар Чумылдыру - Крещение Господне бәйрәменә әзерләнә
Җәмгыять
  • 16 Гыйнвар 2019 - 13:48
  • Караулар: 583
19 гыйнвар көнне христианнар Чумылдыру - Крещение Господне бәйрәмен билгеләп үтә. 

Дини ышанулар буенча, Иордан елгасында булган Чукындыручы Иоанн янына 30 яшьлек Гайсә Коткаручы килә һәм, бер гөнаһы булмаса да, үзен өч мәртәбә суга чумдырып, арулавын сорый. Иоанн гаҗәпләнә, ләкин Гайсәнең теләген үти. Судан чыккач, Гайсә Коткаручыга күгәрчен кыяфәтендә Изге Рух иңә һәм, күкләр ярылып, аваз ишетелә: «Син Минем Сөекле Улым, Синдә Минем Илтифатым !» (рус.Ты Сын Мой Возлюбленный; в Тебе Моё благоволение!) (Лука. 3: 21-22). Чумылдыру йоласы вакытында, беренче тапкыр, Аллаһ-Ата, Аллаһ-Ул, Аллаһ-Изге Рух өчесе бер вакытта үзләрен күрсәтәләр. Шуңа күрә, әлеге бәйрәмнең икенче исеме — «Аллаһының күренүе» ( Богоявление) дип атала. Арулану йоласын үтәгәннән соң, Гайсә Коткаручы, Изге Рухка ияреп, үзенең пәйгамбәрлек миссиясенә догалар уку һәм ач тору ярдәмендә әзерләнү өчен, 40 көнгә чүлгә китә.

Православие  динендәгеләрнең өч мәртәбә суга чумуы — аның тәне һәм җанының гөнаһлар өчен үлүен, ә судан чыгуы — Гайсә Коткаручы терелгән кебек, яңадан терелүен аңлата.

Праздничная икона

Түбән Кама муниципаль районының барлык чиркәүләрендә дә дини хезмәтләр узачак. Бәйрәм кич белән башлана һәм 19 гыйнвар иртәсендә Илаһи литургия белән дәвам итә. Түбән Каманың төп чиркәүләрендә бу көнне ике литургия – иртәнге алтылар тирәсендә һәм кичке сигездә узачак. 

Красный Ключ бистәсендә  Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвендә  Чистай һәм Түбән Кама епискобы булачак. Изге литургиядән соң,  архиерей  мәхәллә халкы белән бергә якындагы чыганактагы суны изгеләндерү өчен тәре йөрешендә катнашачак.

Бу көнне чиркәүдә изгеләндерелгән су шифалы көчкә ия һәм ел буе бозылмый дип исәпләнелә, махсус уелган бәкедә су коену җан һәм тәнне шифаландыручы, гөнаһлардан азат итүче, кара көчләргә каршы торуны арттыру сихәтен бирүче дини йола санала.

В храме Казанской иконы Божией Матери (Красный Ключ)

Быел Кама елгасында махсус бәкеләр -иорданьнар уелмаячак. Суга чуму йоласы Изге чишмәдә оештырылачак. 

19 гыйнвар көнне 12.00 сәгатьтә Келәтле авылы чишмәсендә суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Шулай ук Шереметьевка һәм Ачы авылларында да суга чуму өчен махсус урыннар билгеләнәчәк. 

Освящение воды в источнике

Хач формасындагы бәкеләр Кама Аланы, Кушай, Иске Чишмә, Олы Аты янындагы сулыкларда уелачак. Аларда коену 18 һәм 19 гыйнварда көндез мөмкин булачак. 


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^