Түбән Каманың комплекслы музеенда «Украина неонацист режимы терроры хроникасы» күчмә фотокүргәзмәсе ачылды. Проектның инициаторлары РФ Дәүләт Думасы Аппараты һәм «РИА Новости» мәгълүмат агентлыгы.
Экспозиция вакыйгаларның документаль дәлиле булып тора – сурәтләрдә кешеләрнең тарихлары һәм вакыйга нәтиҗәләре сурәтләнгән.
Күргәзмәнең яшь чикләве 18+. Экспозицияне 6 сентябрьгә кадәр музейның эш сәгатьләрендә карарга мөмкин:
• Сишәмбе-якшәмбе: 10:00 дән 18:00 гә кадәр;
• Дүшәмбе: ял көне.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (8555) 43-24-84.

