Татарстан Республикасы буенча шартнамә бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалы янгынга каршы федераль хезмәт отрядында күркәм гадәт булдырылган - Белем көне алдыннан янгын сүндерүчеләр беренче сыйныф укучыларын үзләрендә кунакта кабул итәләр. Быел беренче тапкыр мәктәпкә отряд хезмәткәрләре балалары арасыннан 31 бала барачак.

Үз һөнәренең әһәмияте һәм җаваплылыгы турында нәни кунакларга 91 нче янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Станислав Банников сөйләде һәм янгын куркынычсызлыгы буенча кызыклы дәрес бирде. Тәҗрибәле янгын сүндерүче углекислоталы янгын сүндергечнең эшен күрсәтте.
Бәйрәм чарасы отрядның укыту-тренировка полигонында дәвам итте, анда янгын сүндерү-коткару спорты буенча тренер Рафис Зыятдинов балаларга ярыш дисциплиналары турында сөйләде.
Янгын сүндерү часте өстәленә куелган коймаклар балаларны аеруча сөендерде. Соңыннан балаларга мәктәпкә әзерләнү өчен матди ярдәм тапшырылды.

