Татарстанда гражданлык җәмгыятен үстерүгә ТР Рәисе грантларын бирүгә алтынчы конкурс старт алды. Катнашуга республиканың һәм Россиянең башка субъектларының коммерцияле булмаган оешмалары чакырыла.
Гаризаны 14 августка кадәр түбәндәге платформада бирергә мөмкин: https://грантыраисарт.рф. Гаризаның нигезләмәсен һәм шаблонын платформада «Документлар» бүлегендә табарга була.
Өстәмә консультация сорап коммерцияле булмаган оешманың муниципальара ресурс үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Түбән Кама «Горизонт» социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның ресурс үзәге» коммерцияле булмаган оешмаларын җитәкли.
Элемтә өчен телефон: 8 (960) 067-39-61; 8 (905) 370-13-99.

