ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама Сабан туен ачуда Рөстәм Миңнеханов катнашты
Җәмгыять
  • 06 Июнь 2026 - 15:47
  • Караулар: 78

Түбән Кама мәйданында Сабантуйны тантаналы рәвештә ачтылар. Быел бәйрәм Татарстанның һәм Саха (Якутия) Республикасының бай мәдәни мирасын берләштерде.

В открытии нижнекамского Сабантуя принял участие Рустам Минниханов

Бәйрәмнең мактаулы кунагы, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов түбәнкамалыларның югары җитештерү нәтиҗәләренә ирешеп кенә калмыйча, ата-бабаларыбызның мәдәни мирасын саклый белүләрен билгеләп үтте: «Түбән Кама - безнең горурлыгыбыз, ул Татарстанның сәнәгать йөрәге. Бу көчле һәм максатчан кешеләр шәһәре. Быел үзенең 60 еллыгын билгеләп үтүче шәһәр».

Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Местников барысын да татар халкының матур традицион бәйрәме – Сабантуй белән Саха Республикасы башлыгы Айсен Николаев исеменнән котлады.

В открытии нижнекамского Сабантуя принял участие Рустам Минниханов

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев, үз чиратында, Сабантуй - чәчүне уңышлы тәмамлаган авыл хезмәтчәннәренең бәйрәме, диде. «Авыл хезмәтчәннәренә барыбыздан да рәхмәт әйтәсем килә! Саха Республикасы кунакларына аерым рәхмәт сүзләре, алар матур бәйрәм оештырдылар һәм безне үз сәнгате белән сөендерделәр. Без киләчәктә дә дус булачакбыз – Түбән Кама белән Якутск арасында яңа мөмкинлекләр ача торган килешү төзелде».

Авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләү бәйрәмнең төп мизгелләренең берсе булды. Түбән Кама районының абсолют батыры дип «Кармалы агрофирмасы»  машинисты-тракторчысы Валентин Кулинич танылды. Район башлыгы аңа югары җитештерү күрсәткечләре өчен мактау грамотасы тапшырды.

Валентин Кулинич, узган елгы Сабантуй батыры Артем Морозов белән бергә, бәйрәм чараларына рәсми старт биреп, Сабантуй әләмен күтәрде.

Тантаналы өлеш кысаларында шулай ук районның авыл хуҗалыгы алдынгылары, махсус хәрби операция ветераннары, нефть химиясе тармагы хезмәткәрләре һәм хезмәт коллективлары лаеклы медальләр, мактау грамоталары һәм төрле дәрәҗәдәге рәхмәт хатлары алдылар.

В открытии нижнекамского Сабантуя принял участие Рустам Минниханов

Кунаклар тематик мәйданчыкларда - балалар мәйданында, Түбән Кама сәнәгать предприятиеләре мәйданчыкларында, «Халыклар дуслыгы йортлары» милли җәмгыятьләре мәйданчыкларында, «Яшьләр» мәйданчыгында, әдәби мәйданчыкта, «Минем авылым» авыл җирлекләре ишегалларында булдылар.

Кунаклар мәйданчыгына аерым игътибар бирелде, анда якут милли бәйрәме «Ысыах»ның якты мизгелләре күрсәтелде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^