ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляевның Сабантуй белән котлавы
Җәмгыять
  • 06 Июнь 2026 - 08:31
  • Караулар: 45

Кадерле түбәнкамалылар!

Барыгызны да иң яраткан милли бәйрәмебез — Сабантуй белән котлыйм!

Сабантуй — төрле милләт һәм яшьтәге кешеләрне бердәм шатлык һәм кунакчыллык атмосферасына берләштерә торган бәйрәм ул. Халыкның матур көйләре, дәртле биюләре, спорт ярышлары аша әлеге бәйрәм үзенә бертөрле кәеф бирә, көч һәм иртәгесе көнгә ышаныч өсти.

Бүген без үзебезнең киләчәк уңыш һәм территориябезнең азык-төлек иминлеге өчен җавап бирүче авыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтәбез.  Көндәлек хезмәтләре белән районның һәм бөтен республиканың социаль-икътисади үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерәбез.

Түбән Кама үсешенә керткән хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Сабантуй бәйрәме сезгә ел буена җитәрлек күтәренке кәеф бүләк итсен, көндәлек мәшәкатьләрдән арындырсын, туган ягыбыз белән горурланырга этәргеч бирсен.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы,

Түбән Кама Мэры                                                                                                            Р.Беляев

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^