Түбән Камада Сабантуйның абсолют батыры өчен төп бүләк автомобиль булачак. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев мәйданда узган күчмә киңәшмәдә мәйданчыкның бәйрәмгә әзерлеген тикшергәннән соң хәбәр итте.
Район башлыгы сүзләренә караганда, быел Сабантуй үзенчәлекле булачак. Беренче тапкыр татар милли бәйрәме белән бер мәйданчыкта якутларның Ысыах бәйрәме узачак. Традицияләрне болай берләштерү ил Президенты Владимир Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елына туры китерелгән.
Бәйрәм кунаклары өчен бай программа әзерләнгән.
Традиция буенча көрәш үзәк спорт вакыйгасы булачак. Абсолют беренчелектә җиңүчегә Сабантуйның төп призы — автомобиль биреләчәк.
Бәйрәм чаралары бу шимбәдә узачак.

