ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада «Безнең шәһәр ритмнары» гала-концерты булды
Җәмгыять
  • 02 Июнь 2026 - 09:35
  • Караулар: 84

Түбән Камада мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең «Безнең шәһәр ритмнары» XXIX балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты булды. Быел фестиваль Беренче төзүчеләр елына һәм Түбән Каманың 60 еллыгына багышланды. Сәхнәдә 28 балалар бакчасыннан 400 дән артык яшь артист чыгыш ясады, алар музыка, бию, иҗади номерлар аша шәһәргә һәм анда яшәүчеләргә булган мәхәббәтләре турында сөйләделәр.

В Нижнекамске состоялся гала-концерт «Ритмы нашего города»

 Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны Балаларны яклау көне белән Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев котлады. "Нәкъ менә шушы көнне шундый масштаблы, матур һәм искиткеч фестиваль узуы бик шәп. Бу инде 29 ел талантлы балаларны, ата-аналарны һәм педагогларны берләштерә торган күркәм традиция. Безнең балаларыбыз – бик тырышлар, шәһәребезнең, республикабызның һәм илебезнең киләчәге алар кулында", - дип билгеләп үтте ул.

В Нижнекамске состоялся гала-концерт «Ритмы нашего города»

Шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин чыгыш ясады. Ул ата-аналарга, педагогларга һәм тәрбиячеләргә көндәлек хезмәтләре, яшь буын үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең шәһәр ритмнары» фестивале янә балачак, иҗат һәм гаилә кыйммәтләре бәйрәменә әверелде, Түбән Камада яшәүчеләрнең берничә буынын берләштерде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^