ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Абака» математика уенында Татарстанның 4 шәһәреннән 600 дән артык укучы катнашты
Җәмгыять
  • 13 Март 2026 - 08:55
  • Караулар: 53

Түбән Каманың 24 нче лицей-интернатында янәдән кызыклы математика уеннары уйналды: Татарстанның төрле шәһәрләреннән 600 дән артык укучы чираттагы математика уены - «Абака» ярышына җыелды. 4-7 класс укучылары, 156 команда, мантыйкка һәм зирәклеккә биремнәр чиштеләр, аларга тарихны белү дә кирәк булды. Уен Түбән Каманың 60 еллыгына багышланган иде һәм СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә узды.

Более 600 школьников из 4 городов Татарстана стали участниками математической игры «Абака»

24 нче лицей укучылар өчен математика уенын елына ике мәртәбә уздыра. Сценарий җентекләп эшләнгән: 6 бирем буенча 4 блок, һәр командада 4 уенчы һәм биремнәрне чишәргә сәгать ярым вакыт бирелә.

“Абака" математиканың күңелсез формулалар түгел, ә драйв, команда рухы һәм үзеңне күрсәтү мөмкинлеге икәнлеген тагын бер кат исбатлады.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^