Түбән Каманың мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүче 200 дән артык бала IV бөтенроссия «Театраль палитра» фестиваль-конкурсында катнашты. Бүген Яшь тамашачы театрында фестивальнең гала-концерты узды, аны 72 нче балалар бакчасы коллективы «Безнең рус матрешкасы» тамашасы белән ачты.
Күп кенә коллективлар театр сәнгатендә үз сәләтләрен күрсәттеләр һәм зур булмаган спектакльләр куйдылар. Фестиваль дәвамында төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне һәм лауреатларны дипломнар һәм махсус призлар белән бүләкләделәр.

