ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Советларның даими комиссияләре икътисад һәм хокук тәртибе өлкәсенең 2025 ел йомгакларын карадылар
Җәмгыять
  • 10 Февраль 2026 - 11:35
  • Караулар: 78

Җирле үзидарә депутатларына икътисадта 2025 елда ирешелгән күрсәткечләр, коррупциягә каршы көрәш, иминлекне тәэмин итү һәм бюджет-финанс мәсьәләләре турында хәбәр иттеләр. Хисаплар Түбән Кама муниципаль районы Советы һәм шәһәр Советының даими комиссияләренең уртак утырышында тыңланды.

Утырыш Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марсель Хәйретдинов хисабы белән башланып китте. Аның сүзләренә караганда, 2025 ел нәтиҗәләре төп икътисадый күрсәткечләрнең үсүен һәм территориянең инвестицион җәлеп итүчәнлеген күрсәтә.

Постоянные комиссии Советов рассмотрели итоги 2025 года в сфере экономики и правопорядка

Районда оператив вәзгыять тә тотрыклы, дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Сәйфетдинов. Үзенең чыгышында ул җәмәгать тәртибен саклау, массакүләм чараларда куркынычсызлыкны оештыру, мигрантларның булу кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту, юлларда аварияләр дәрәҗәсен киметү һәм террорчылыктан саклануны тәэмин итү буенча чаралар комплексын билгеләде. Хокук бозуларны профилактикалауга аерым игътибар бирелә. Аларны булдырмау өчен даими рәвештә лекцияләр оештырыла, белешмәләр таратыла, балигъ булмаганнар арасында риск астында торган төркемнәр ачыклана.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Әлфәр Фәтхуллин муниципаль коррупциягә каршы программаны гамәлгә ашыру турында сөйләде. Ул бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре белән очрашулар һәм әңгәмәләр уздыру юлы белән коррупция күренешләрен актив кисәтүне билгеләп үтте.

Финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгакларны Түбән Кама муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе Марс Шәйхетдинов ясады. Узган ел 47 эксперт-аналитик һәм 22 контроль чара үткәрелгән, аларда 195 объект каралган. Аларның йомгаклары буенча учреждениеләр җитәкчеләренә мәгълүмат хатлары җибәрелгән, ачыкланган хокук бозуларны бетерү өчен кирәкле чаралар күрелгән.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^