Советлар йортында территориаль иҗтимагый үзидарә органнары арасында республика конкурсының муниципаль этабын үткәрү буенча конкурс комиссиясе утырышы булды.
Катнашучылар эшнең барлык юнәлешләре буенча үз эшчәнлекләре турында комплекслы хисаплар тапшырдылар, ә жюри билгеләнгән критерийлар буенча бәя бирде.
Утырыш барышында территориаль иҗтимагый үзидарә органнарының микрорайоннарны үстерүдәге роленә аерым игътибар бирелде. Грант акчалары ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә, утлар урнаштыруга, җәмәгать урыннарын үстерүгә, чаралар үткәрүгә һәм халыкка, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлтелә.
Утырыш йомгаклары буенча 16 территориаль иҗтимагый үзидарә органы республика этабында Түбән Кама данын яклаячак.

