Түбән Камада шәһәр зираты эшчәнлеге һәм ритуаль хезмәтләрне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Шакиров хәбәр иткәнчә, 1974 елдан бирле эшләп килүче шәһәр зираты 95% ка тулган. Шуңа бәйле рәвештә, агымдагы елда ук 33 һәм 39 гектар мәйданлы ике яңа җир кишәрлеген үзләштерү планлаштырыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күмү урыны түләүсез нигездә бирелә.
Киңәшмә барышында зират территориясен төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Анда мөселман һәм христиан зиратларына киртәләр кую, чүп-чар җыю контейнерлары санын арттыру, хушлашу тантаналары өчен урын төзү һәм территориягә керү юлын төзекләндерү турында сүз барды. Күмү урыннарын цифрлаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде, бу каберне эзләүне җиңеләйтә торган онлайн-карта төзергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук административ-көнкүреш корпусын ремонтлау планда бар.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев: «Якыннарны соңгы юлга озату өчен тиешле шартлар тудыруга аерым игътибар бирергә, шәһәр халкы һәм кунакларының зиратка уңайлы баруын тәэмин итәргә кирәк», - дип ассызыклады.

