Советлар йортында авыл хуҗалыгы өлкәсендә хисап утырышы узды. Түбән Кама муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рөстәм Мәүләвиев 2025 елга йомгак ясады.
2025 ел йомгаклары буенча Түбән Кама районының агрокомплексы гади булмаса да, тотрыклы үсеш күрсәтте. Тулай продукция - 4,8 млрд сум, акчалата табыш - 4,4 млрд сум. Бөртеклеләрнең тулаем җыемы 74,9 тонна тәшкил итте, кырлардан 1,790 мең тонна бәрәңге, 270 тонна яшелчә җыеп алынды, 19,7 мең тонна печән, 67,8 мең тонна силос әзерләнде, 8 меңнән артык көзге культуралар чәчелде. Терлекчелектә күрсәткечләр артты: тулаем савым 40 мең тоннадан артып китте, бер сыердан продуктивлык 8 126 килограммга кадәр артты. Тармакны модернизацияләү дәвам итте: техника һәм җайланмаларны яңартуга 101,7 млн сум юнәлдерелде, барлыгы 520 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм эшкә әзерләү планлаштырыла.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев ассызыклаганча: «Могҗизалар булмый — читтән беркем дә безнең җирне карарга килмәячәк. Бу безнең уртак җаваплылыгыбыз. Өстенлекләр һәркемгә дә билгеле: җир, нәтиҗәлелек, кооперация үсеше, ярминкәләр, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм кече фермаларга ярдәм итү. Авыл хуҗалыгын саклап калырга гына түгел, ә системалы рәвештә һәм кешеләр белән бергә үстерергә кирәк».
Утырыш ахырында район башлыгы алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләде.

