ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар үзләренең цифрлы грамоталылыкларын ике көнлек форумда ныгыта алалар
Җәмгыять
  • 04 Декабрь 2025 - 14:15
  • Караулар: 44

10 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында цифрлы грамоталылык буенча «Имин интернет концепциясе» форумы узачак. Катнашуга теләге булган һәркем: мәктәп укучылары, студентлар, педагоглар һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге белгечләр чакырыла. 9 декабрьгә кадәр түбәндәге сайтта гариза бирергә кирәк: https://atmrt.ru/forumkbi

Нижнекамцы могут прокачать свою цифровую грамотность на двухдневном форуме

Форумда катнашучылар ничек үзләренең шәхси мәгълүматларын сакларга, конфиденциаль мәгълүматның таралуына юл куймаска, шулай ук мошенникларның хәйләләренә эләкмәскә кирәклеген беләчәкләр. Спикерлар буларак Россиянең төрле төбәкләреннән мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә эшләүче җиде эксперт чыгыш ясаячак.

Форумга офлайн да, онлайн да кушылырга мөмкин. Һәр катнашучы үсеш программасын узу турында сертификат алачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^