Казан мэры Илсур Метшин һәм Россия Федерациясе халык артисты Игорь Крутой популяр «Голос. Дети» телевизион тапшыруы финалисты Арина Кияшко белән очрашты. Түбән Каманың яшь җырчысы вокал проектында икенче урынны яулады. Очрашу 3 декабрьдә Казан Ратушасында узды.
Илсур Метшин Арина Кияшкога Казан мэрының Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук җырчы Игорь Крутойдан истәлекле «Яңа дулкын» статуэткасын алды.
Исегезгә төшерәбез, Арина Кияшко популяр «Голос. Дети» проектының 12 нче сезонының суперфиналына кадәр барып җитте һәм икенче урынны алды. Аның остазы опера җырчысы Аида Гарифуллина иде.

