Бүген Түбән Кама Советлар йортында 67 мең кешене берләштергән Түбән Кама муниципаль районы Ветераннар советы пленумы узды. Рәис булып Түбән Кама муниципаль районы башлыгының патриотик тәрбия буенча киңәшчесе Григорий Китанов чыгыш ясады.
Пленумның игътибар үзәгендә ветераннар оешмасын үзгәртеп кору һәм патриотик тәрбияне көчәйтү мәсьәләләре булды. Григорий Китанов составына СВО ветераннары керәчәк лекторлык төркемнәре оештыруны игълан итте. Әлеге төркемнәр яшьләр белән әңгәмәләр үткәрү өчен Түбән Кама уку йортларына йөреячәк.
Моннан тыш, Түбән Каманың яңа урамнарына шәһәрнең беренче төзүчеләре — Евгений Королев һәм Николай Лемаев исемнәрен бирү тәкъдиме яңгырады. Әлеге инициативаны Түбән Кама мэры Радмир Беляев хуплады.
Очрашуда Өченче буын университетының мөмкинлекләрен киңәйтү, СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәтү, мәйдан янындагы җәмәгать киңлеген яңарту һәм Бигеш халыкара аэропорты янында Николай Лемаевка мурал булдыру планнарын эшләү темаларына кагылдылар.
Чара ветераннар хәрәкәте активистларын һәм патриотик конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

