«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы Түбән Кама радиотелеүзәгендә манараны архитектур-сәнгати яктыртуны ремонтлау эшләре алып барылачагын хәбәр итә.
Шуңа бәйле рәвештә 2025 елның 21 һәм 24 ноябрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кайбер аналог һәм цифрлы эфир каналлары трансляцияләрен вакытлыча туктатачак: «Болгар Радиосы», «Россия радиосы + Татарстан радиосы», «Вести ФМ», «Маяк», РТРС-1 һәм РТРС-2 .

