ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама суд приставлары бүлеге эшкә чакыра
Җәмгыять
  • 01 Август 2025 - 15:04
  • Караулар: 122

Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Түбән Кама халкын Россия Федерациясенең мәҗбүри башкару органнарына хезмәткә чакыра.

Мәҗбүри башкару органнары хезмәткәрләренең бурычларына түбәндәгеләр керә:

1.Судта һәм аннан читтә судьяларның, присяжныйларның һәм суд процессында катнашучыларның иминлеген тәэмин итәргә.

2.Җинаять эшләрен һәм матди дәлилләрне суд утырышы урынына судья кушуы буенча китерергә.

3.Суд бинасын, аның биналарын һәм территориясен сакларга.

4.Чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны РФ чикләреннән махсус учреждениеләргә чыгарырга.

Отдел судебных приставов Нижнекамска приглашает на работу

Кандидатларга карата таләпләр һәм хезмәткә керү тәртибе турында тулырак мәгълүматны түбәндәге телефоннар аша белешергә мөмкин: +7 (987) 412-80-48 +7 (843) 514-92-26

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^