Бүген, 3 июльдә, ЮХИДИ (ГАИ) һөнәри бәйрәме көнендә, Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәттәшләре истәлегенә багышланган истәлекле чара үткәрделәр.
Полиция хезмәткәрләре һәлак булган хезмәткәрләр истәлегенә куелган мемориалга канәферләр салды. Бер минут тынлык белән хезмәттәшләрен искә алдылар, шул рәвешле аларның батырлыгына, фидакарьлегенә ихтирам күрсәттеләр.

