Казанда инвалид хатын-кызлар арасында «Татарстан энҗесе» 9 нчы республика матурлык һәм талант конкурсына йомгак ясалды. Финалда Татарстанның төрле почмакларыннан җыелган тугыз кыз катнашты. Түбән Каманы «Рубаха» инклюзив бию мәктәбе» проектында катнашучы Эльвира Әскәрова тәкъдим итте.
Һәр кыз алдан яздырылган видеоязма ярдәмендә үзе турында сөйләде. Алар жюри хөкеменә үзләренең иҗади номерларын тәкъдим иттеләр, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, экспертларның сорауларына җавап бирделәр.
Барлык катнашучылар да төрле номинацияләрдә титуллар һәм диадемалар алды. Эльвира Әскәрова Татарстанның Өченче энҗесе булды.

