ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин Түбән Кама студентлары өчен дәрес үткәрде
Җәмгыять
  • 29 Ноябрь 2022 - 10:00
  • Караулар: 62

Бүгенге җәмгыятьтә ананың роле, «Герой Ана» исемен торгызу һәм күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары турында Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең икенче курс студентлары белән фикер алышты.

Очрашу «Мөһим сөйләшүләр» дәресе кысаларында узды.

«Ана роленең әһәмиятен арттыру - ул безнең дәүләтнең өстенлекле бурычларыннан берсе. Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путин указы белән «Герой Ана» исемен кайтарды. Бу исем Россия Федерациясе Герое һәм Хезмәт Герое исеме белән чагыштырыла, ягъни ул безнең илдә иң югары исемнәрнең берсе!» - диде Айдар Метшин.

Депутат тарихка экскурс ясап, илебездә беренче тапкыр «Герой-Ана» исемен Бөек Ватан сугышы елларында гамәлгә куюылуына басым ясады.


«Әни, туган ил кебек, ул һәр кеше өчен дөньяның үзәге. Сугышның кырыс елларында нәкъ менә хатын-кыз, әни солдатлар өчен зур терәк булды, ул аларга җиңүгә ихтыяр көче һәм рух бирде! Бу әниләр илебезгә дөрес тормыш ориентирлары булган ул һәм кызларны «бирде», - дип белдерде Айдар Метшин. 

Бүген Россиядә ике миллионнан артык күп балалы ана яши. Шулардан ике мең ярым хатын-кыз 10 яки аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән. Татарстанда шундый 68 ана яши.

 



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*