Түбән Камада һәм районда 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы старт ала. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама Социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Романова сөйләде.
Бүген безнең муниципаль районда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 17 меңнән артык (17 870) кеше яши, аларны Түбән Камада «сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр» дип атыйлар, шуларның 933 балалар.
Декада кысаларында 240тан артык төрле чара үткәреләчәк. Аларның күбесе мөнәсәбәтле киртәләрне бетерүгә, олыларның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның уңышларын һәм казанышларын күрсәтүгә юнәлтелгән.
Мәсәлән, Түбән Камада һәм авыл җирлекләрендә балалар һәм өлкәннәр хәйрия акцияләрендә катнашачак. Алар ялгыз инвалидларның, 1 төркем инвалидларның һәм инвалид балаларның өйләренә барачак. Шулай ук мәктәп укучылары, яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр, социаль хезмәткәрләр, ТҖҮС вәкилләре кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәчәкләр.
«Инвалидлар декадасында безнең муниципаль районда яшәүче һәркем шәфкатьлелек һәм игелеклелек, игътибарлылык һәм кайгыртучанлык күрсәтер, дип чын күңелдән ышанасы килә», - дип ассызыклады Светлана Романова.
Түбән Камада инвалидларга ташламалы көнкүреш хезмәте күрсәтеләчәк: чәчтарашханәләр инвалидларга 1 һәм 2 декабрьдә ташламалы бәяләр буенча үз хезмәтләрен күрсәтәчәк,ә шәһәр мунчасы – 1, 6,7 һәм 8 декабрьдә. Кама Аланы бистәсендә яшәүче инвалидлар 7 һәм 8 декабрьдә мунчага бушлай керә ала, ә 6 декабрьдә ташламалы бәяләрдән чәч кистерә алачак.
Аеруча игътибар шәһәр һәм районның хәрәкәтләнә алмаган инвалидларына һәм инвалид балаларга биреләчәк (барлыгы 2760 кеше). Аларга сертификат тапшырылачак.
Инвалидлар декадасы кысаларында 6 декабрьдә Мәшгульлек үзәгендә инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе оештырылачак. Шулай ук 6 һәм 7 декабрьдә инвалидлар өчен социаль адаптация һәм психологик ярдәм чаралары уздырылачак.
Декаданың йомгаклау чарасы – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең «Йөрәктән йөрәккә» дигән традицион гомумшәһәр фестивале һәм сәнгать-гамәли иҗаты күргәзмәсе. Фестивальнең Гала-концерты 9 декабрьдә 13.00 сәгатьтә була.
«Бу декаданың иң төп бурычы - безнең «сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр»нең сәләтле булуын күрсәтү. Барлык җитәкчеләрнең дә мөмкин булганча актив катнашуларын сорыйм. Шулай ук бездә иҗтимагый кабул итү бүлмәсе базасында шәхси кабул итүләр декадасы узачак, анда теге яки бу мәсьәләләр буенча киңәшләшергә була», – дип билгеләде Түбән Кама Мэры урынбасары Марина Камелина.

