«Марафон минем тормышымны үзгәртергә мәҗбүр итте... Шулай ук йөгерү миңа һәрвакыт хисләремне җиңәргә һәм карарлар кабул итәргә булышты, үз-үземә ышанычымны ныгытты. Марафон - минем өчен чын ачылыш, хыялымның тормышка ашуы!», - диде Алинә Ганиева.
Түбән Кама филиалы янгынга каршы Федераль хезмәтенең 93 отряды диспетчеры Алинә Ганиева 42,2 километрлы марафонда катнашты.
- Бу сан үзе дә , ераклыгы да үтеп була алмаслык кебек тоела! Алина, гади кеше, профессиональ булмаган спортчы буларак, кыз кеше марафонда катнашырга батырчылык итә аламы?
- Мин бу бурычны 5 ел элек уйлаган идем һәм шул вакыт эчендә аны үтәргә әзерләндем. Гомумән, мин балачактан ук спорт белән шөгыльләнәм. Түбән Кама Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә баскетбол белән шөгыльләндем һәм хәтта юниорлар арасында Татарстан Республикасының иң яхшы уенчысы дип танылдым. Мин һәрвакыт озын дистанцияләргә йөгерергә ярата идем. Гади генә итеп әйткәндә, бу үзем өчен. Бу миңа яшәргә һәм үземне яхшы хис итәргә булыша. Әйтик, берәр нәрсә турында җитди уйларга кирәк булса, кроссовкалар киям дә йөгерергә чыгып китәм. Кинәт борчылулар,көчле эмоцияләр булганда, шулай ук йөгерәм. Иң кирәкле дистанциямне быел яулап алырга булдым
- Хәтерлим әле, май аенда мин Казан һәм Түбән Новгород ярыммарафоннарында катнашуың турында язган идем. Бу сезнең төп йөгерешкә әзерлекнең үзенчәлекле арадаш этабы булып чыгамы?
- Әйе, бу минем хыялымның кызыклы юлы! Яз көне Казанда мин «TIMERMAN»да 10 километрга узыштым, ә Түбән Новгородта «ЙӨГЕР, ГЕРОЙ» ярыммарафонында 21,1 километр юл уздым. Соңыннан минем планымны үтәүне куркыныч астына куйган проблема булды: мин аягымны җәрәхәтләдем. Шуңа күрә хыялымнан баш тартырга кирәк дип уйладым. Янгыннан саклау отряды начальнигы Камил Шиһаповның һәм якыннарымның финанс ярдәме белән 5 ноябрьдә мин Сочиның үзәк урамнарында стартка чыктым!
- Синең өметләрең тормышка аштымы? Әзерлек үзен акладымы? Җәрәхәт борчыдымы?
- Беренче 10 километрны мин көньяк шәһәр күренешләреннән, җылы һава торышыннан, саф диңгез һавасыннан ләззәтләнеп йөгердем. Минем белән бертуган абыем Марсель дә йөгерде. Аның белән бу матурлыкка хозурлану рәхәт иде. Мин 24 километр йөгергәннән соң, бик арыдым. Дөресен генә әйткәндә, җиңелрәк булыр дип уйлаган идем. Тезләрем арыды, сулышым үзгәрде, аягым авыртты, ашыйсы килә башлады. Ләкин тукталу яки хәтта дистанциядән чыгу турында сүз дә була алмый! Мин үзем белән аягым авыртканда сөртер өчен мазь алган идем һәм шуны кулландым. Шулай ук оештыручылар махсус туклану һәм су белән тәэмин итүне оештырган иде. Иң мөһиме: абыем янәшәдә булды!
- Йөгерә алмавыңны сизгәч, нәрсә турында уйладың?
- 35 километрдан
соң, үз тормышыңны башкача бәялисең һәм уйлый башлыйсың икән. Мин, мәсәлән, якыннарыңны, туганнарыңны күбрәк кадерләргә кирәклеген аңладым. Минем 5
сәгать 24 минутлык йөгерүем авырту һәм күз яшьләре аша тәмамланды, аякларымны
сизмәдем дә. Мин шуны аңладым: тормышымда
иң мөһиме - минем гаиләм! Шулай ук, мин бик бәхетле кеше! Финиш сызыгын без
абыем белән бергә уздык. Яраткан ирем мине чәчәкләр белән каршы
алды. Бу марафонны һәм аның истәлекле медален әниемә багышлыйм. Быел ул 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Минем
кызларым да җиңел атлетика белән шөгыльләнә һәм быел «TIMERKIDS» йөгерешендә медаль алдылар. Әйе,
мин хыялымны тормышка ашырдым һәм иң бәхетле кеше!
Алина Ганиева үзенең һөнәри тормышын 2016 елда янгынга каршы хезмәте бүлеге белән бәйләп, ПСЧ-93 диспетчеры булып эшкә керде. Бу янгын-коткару бүлеге «Татнефть» Компанияләр төркеменең ТАНЕКО АҖ объектларын саклауны гамәлгә ашыра.

