Республика көне һәм Шәһәр көнендә Түбән Камада «Безнең ишегалды»республика программасы буенча төзекләндерелгән ишегалларын ачу тантанасы булды.
Корабельная урамындагы 26 нчы йортның төзекләндерелгән ишегалды ачылышында Рамил Муллин катнашты. Ул «Безнең ишегалды» программасының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан башланып китүен искәртте.
«Барыгызны да Республика көне һәм Шәһәр көне белән котлыйм, – дип сәламләде кунакларны Рамил Муллин. – Ишегалдын ачу тантанасын шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Юрий Болтиковка багышлыйсым килә. Аның йөрәге 28 августта тибүдән туктады, бүген без аның белән хушлаштык. Юрий Алексеевич бу шәһәргә бик күп яңалык кертте. Мондый бәйрәмнәрдә Түбән Камабызны төзекләндергән кешеләрне искә алыйк. Шушы йортта яшәүчеләргә дә рәхмәт. Бу ишегалдында һәрвакыт балалар көлүе яңгырасын».
Капиталь ремонттан соң, территория сизелерлек үзгәрде: ишегалдында яңа асфальт җәелде, машиналар йөри торган өлеше киңәйтелде, машина кую урыннары өстәлде, шулай ук уен мәйданчыклары һәм яшь түбәнкамалылар өчен спорт комплексы урнаштырылды. Моннан тыш, монда яңа эскәмияләр, чүп савытлары һәм яктырту баганалары куелды.
Бүген төзекләндерелгән территориянең ачылышы Химиклар проспектындагы 104 һәм 108 номерлы йортлар янында да булды. Аниматорлар, концерт номерлары, мастер-класслар һәм күңелле конкурслар үткәрелде. Җәй дәвамында ишегалды танымаслык булып үзгәрде: эшчеләр яңа асфальт җәйде, халык үтенече буенча машина кую урыннары өстәлде, ә иң нәниләргә яңа уен җиһазлары урнаштырылды.
Ишегалдының тантаналы ачылышы Бызов урамындагы 10, 12, 14 һәм 16 номерлы йортлар янында да узды. Яңартылган ишегалды халыкны шатландыра: яңа асфальт җәелгән, тротуарлар һәм подъезд эчендәге мәйданчыклар төзекләндерелгән, яктырту алыштырылган, 30 яңа эскәмия һәм 26 чүп савыты урнаштырылган. Бәйрәмгә Рамил Муллин да килгән иде. Ул билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» республика программасы ярдәмендә Түбән Каманың 69 ишегалды төзекләндерелде.
Төзүчеләр проспектындагы 33 һәм 33а номерлы йортлар ишегалдында да бәйрәм булды. Көчле музыка, бию, җырлар түбәнкамалыларны бәйрәмгә чакырды. Бу ишегалдында хәзер уңайлы, якты һәм куркынычсыз. Биредә машиналар йөри торган өлешенә асфальт-бетон җәелгән, шулай ук тротуарлар ремонтланган, эскәмияләр, чүп савытлары, яңа яктырту урнаштырылган. Эшләр тәмамлануга аеруча балалар шатланды, чөнки алар өчен яңа балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылды.

