ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Нефть химиячеләренең балалары мәктәпкә бүләкләр алды
Җәмгыять
  • 25 Август 2022 - 16:42
  • Караулар: 56

24 августта «Нефтехим Арена» Боз сарае янындагы мәйданчыкта «Беренче сыйныф укучысы көне» бәйрәме узды.

Биредә күңелле булды. «Түбән Кама нефть химиясе» хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балалары СИБУР компаниясеннән мәктәптә уку өчен кирәкле барлык әйберләр җыелмасы белән фирма рюкзаклары алды.


Түбән Камада нефть химиячеләре балалары өчен мондый форматта бәйрәм беренче тапкыр уздырыла. Булачак укучыларны һәм кунакларны яраткан мультфильм геройлары Симка һәм Нолик, Нюша һәм Лунтик, крокодил Гена һәм Чебурашка, супергеройлар-паук һәм Бэтмен, шулай ук Әлмәттән килгән «Урам театры» артист-ходулистлары күңел ачтырды. Тагын  балалар өчен мастер-класслар да үткәрелде.


Рюкзак алганнан соң, канцелярия кирәк-яраклары сатып алырга планлаштырган идек, ләкин барысы да җитәрлек булды, дип билгеләп үтте УВК ОСВ профком рәисе Лилия Исламова.

«Тулы рюкзак ата-аналар өчен бик яхшы ярдәм. Мин үзем балаларга бүләкләр өләштем, аларның реакциясен күрдем: рюкзаклар барысына да бик ошады», - дип уртаклашты Лилия Исламова.

«Рюкзак бик сыйфатлы. Яңа гына мәктәпкә барган сабыйларның гәүдәсен саклап калу өчен бик мөһим. Әлбәттә, бу бик яхшы ярдәм ата-аналар өчен, шуңа күрә СИБУРга рәхмәт!» - диде Розалия Фатыйхова.


Күп балалы гаиләләр өчен мондый ярдәм аеруча сизелерлек булды. «Татспецнефтехимремстрой» ҖЧҖ предприятиесе хезмәткәре Руслан Фаизлетдинов гаиләсендә биш бала, иң кечкенәсе быел беренче сыйныфка бара.

«Баланы мәктәпкә җыю өчен күп акча кирәк һәм мондый бүләкләр өчен зур рәхмәт!» - диде Руслан.

«Бирегә бөтен гаиләбез белән килдек. Чара күңелле һәм кызыклы булды. Оештыручыларга бик зур рәхмәт», - диде «Түбән Кама Нефтехим» ОСВ насос җайланмалары машинисты Алия Вәлиева.

«Миңа сумка бик ошады. Мин «бишле» гә генә укырга җыенам», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты балалар.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*