ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар Рамил Муллинның микрорайоннарда яшәүчеләр белән очрашуыннан видеоязмаларны карый ала
Җәмгыять
  • 04 Апрель 2022 - 11:44
  • Караулар: 292
Бүген Түбән Камада узган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә җирле үзидарәләр җитәкчесе Әлфинә Сөнгатуллина төрле микрорайоннарда Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин, шәһәр һәм районның башка җитәкчеләре катнашында халык белән узган очрашуларның нәтиҗәләре турында сөйләде.

Быел 18 очрашуда 1 641 кеше катнашкан, шулай ук 6 959 түбәнкамалы онлайн кушылган.

Ишегалларын төзекләндерү, квартал эчендәге һәм магистраль юлларны ремонтлау мәсьәләләре иң актуаль булып чыккан. Халык өчен торак-коммуналь хуҗалык эше буенча сораулар да иң әһәмиятлеләрдән: подъезд һәм йортларга капиталь һәм агымдагы ремонт, инженерлык корылмаларын һәм коммуникацияләрне алыштыру, дивар, түбәләрне ремонтлау. Шулай ук ут баганалары кую, видеокамералар урнаштыру буенча 20 сорау кабул ителгән.
«Әлбәттә, сораулар бик күп, әмма бюджет күләме чикләнгән. Төзекләндерүгә кагылышлы теге яки бу мәсьәләләр күтәрелгәндә, башкарма комитетларның бурычы - аларның эзлеклелеген анализлау. Бу мәсьәләләрне без «Түбән Кама -60» программасына да кертәчәкбез»,- диде Рамил Муллин.

Сәламәтлек саклау буенча сораулар узган елга караганда азрак булган. Табибларга инфоматлар яки колл-үзәк аша 8(8555) 24-40-03 телефон номеры буенча язылырга мөмкин.

Очрашуларда барлыгы 320 мөрәҗәгать кабул ителгән. Барлык сораулар да шәһәр башкарма комитетына тапшырылган.
Исегезгә төшерик, барлык очрашулар да онлайн-трансляцияләр буларак оештырылды. Түбән Камада яшәүчеләр язмаларны «Ютуб»та (https://www.youtube.com/channel/UCyFkNmAPvJxI3Q2LI9X һәм «Вконтакте» челтәрендә карый ала.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^