Түбән Камада ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен, кабул итү көне оештырылачак.
Кабул итү 5 апрельдә 15:00 сәгатьтә КФҮ бинасында суд приставлары хезмәте, прокуратура, эчке эшләр идарәсе бүлекчәсе, мәгариф идарәсе, опека бүлеге, социаль яклау органнары вәкилләре катнашында алып барыла.
Адрес: Мәктәп бульвары, 2а.
Алдан язылу өчен телефон: 8 (8555) 42-46-63.

