Татарстанда Цифрлаштыру елы һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында Түбән Кама мәктәпләрендә «Цифр дәресе» үткәрелде. Дәреснең төп темасы «Интернетта куркынычсызлык» булды.
25 нче гимназиядә 8-10 нчы сыйныф укучылары белән Түбән Кама мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов очрашты. Укучыларга аңлаешлы телдә кибербуллинг, ягъни цифрлы технологияләр аша кешене куркыту һәм бу хәлгә тарымас өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында сөйләде, Интернет челтәрендә куркынычсыз аралашу кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук Интернет-уеннарда финанс грамоталылыгы һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да сүз барды.

Моннан тыш, Максим Шаронов мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Балаларны аеруча Түбән Кама it-паркы эшчәнлеге кызыксындырды.

«Цифр дәресе» 10 нчы мәктәптә дә узды. Аны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов үткәрде. Дәрес кызыклы, интерактив формада үтте. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, аннары Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре буенча киңәшләр әзерләделәр.