Хакимият йортында Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина рәислегендә муниципаль районда Татарстан Республикасы телләре турындагы Законны гамәлгә ашыру буенча комиссия утырышы узды. Утырышта комиссия әгъзалары, иҗтимагый оешма, идарә һәм ведомство вәкилләре катнашты.
Утырыш Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов чыгышы белән башланып китте. Ул Түбән Кама муниципаль районында милли-мәдәни берләшмәләрнең эшчәнлеге белән таныштырды.
Бүгенге көндә Түбән Камада 15 милли-мәдәни җәмгыять уңышлы хезмәттәшлек итә, аларның эшчәнлеге тарихи мирасны саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән. Түбән Кама җәмгыятьләре үзара тыгыз элемтәдә торып, милли бәйрәм, фестиваль, бәйге, күргәзмәләр оештыралар, түгәрәк, остаханә эшләре алып баралар, социаль проект, программаларны тормышка ашыруда катнашалар. Ел саен Халыклар Дуслыгы йортында 200 дән артык мәдәни-массакүләм чара үткәрелә. Башкорт җәмгыяте һәм җирле институтның уртак проекты инде өченче тапкыр РФ Президенты грантлары конкурсында җиңү яулый.

«Безнең максат – халыкларны якынайту, милләтара каршылыкларны булдырмау, милли мәдәниятләрне торгызу һәм саклау, яшьләргә патриотик тәрбия бирү, - дип нәтиҗә ясады Васил Хафизов. - Һәм Халыклар дуслыгы йорты моның өчен зур көч куя».
Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә Интернет челтәрендә татар телендә җирле контентны үстерү турында фикер алышу булды. Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Яна Енькова билгеләп үткәнчә, үткәрелгән анализ нигезендә, Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайты, «Туган як» район газетасы һәм Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы татар телендә иң нәтиҗәле сайтлар булып тора.
Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайты 5 бүлектән тора һәм район тормышының иң мөһим өлкәләрен үз эченә ала: сәясәт, икътисад, сәнәгать, фән, авыл хуҗалыгы, социаль тормыш, мәдәният, спорт, сәламәтлек һәм башкалар. Сайтның «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Түбән Кама» дип аталган рәсми төркеме дә эшли.

Россиядә кайбер социаль челтәрләр ябылу сәбәпле, хәзер күп кенә оешмалар үз сәхифәләрен «ВКонтакте» мәйданчыгына күчерү белән шөгыльләнә. Бу шартларда «НТР-Татар LIFE» төркеме актив эшчәнлек алып бара. Блогерлар арасында 86 яшьлек Фәния Зиннәтшинаны билгеләп үтәргә кирәк. Олы яшьтә булуына карамастан, ул Интернет челтәреннән актив файдалана һәм быел «Блогер. Татар» республика бәйгесендә дә җиңү яулады.
Шулай да Яна Енькова фикеренчә, бу юнәлештә эшне көчәйтергә, муниципаль районның барлык рәсми сәхифәләрендә дә татар телен үстерергә кирәк: «Бергәләшеп эшләп, мәгълүматны ике телдә урнаштырганда гына, без кешеләр аңында туган телнең кыйммәтен арттыра алачакбыз».
Түбән Кама шәһәренең төзелеш, ТКХ һәм төзекләндерү департаменты директоры Сергей Скучаев Түбән Кама муниципаль районында юл һәм урам күрсәткечләрен урнаштырганда телләр турында Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, шәһәр җирлегендә барлык күпфатирлы йортлар, биналар, тукталыш павильоннарындагы элмә такталар, юл күрсәткечләре барысы да ике телдә язылган.
Утырышта катнашучылар элмә такталардагы хаталы очракларны да карадылар. Ялгышлар топонимик комиссия белән килештерелгәннән соң, кыска вакыт эчендә төзәтелергә тиеш.
Хаталар турында сөйләгәндә, Түбән Кама шәһәр Советы депутаты Татьяна Куприянова, социаль челтәрләрне үстерү белән бергә грамоталылык дәрәҗәсе турында кайгыртырга тиешлегебезне дә билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, блогерларга һәм үзебезгә дә фикерләрне дөрес җиткерә белергә, дөрес язу күнекмәләрен камилләштерергә кирәк.

Бәян ителгәннәрдән чыгып, комиссия Түбән Кама милли-мәдәни берләшмәләре эшенә уңай бәя бирде. Хәзер безгә яшьләр, урта махсус, югары уку йортлары студентлары белән эшне көчәйтергә, иҗади сәләткә ия яшьләргә ярдәм итү юнәлешен үстерергә кирәк. Шулай ук милли мәдәният аша яшьләрдә туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уятырга, аларда Түбән Камага карата горурлык һәм мәхәббәт хисе тәрбияләргә, яшь буынны «Түбән Кама- 60» программасын булдыруга актив җәлеп итәргә кирәк.
«Җитди ведомствоара эш кирәк, – дип йомгаклады утырышны Марина Камелина. – Без бергәләп алга барырга, бергә эшләргә, яшьләрне җәлеп итәргә тиеш. Без даими үсештә булырга, ә иң мөһиме – тынычлыкта, татулыкта һәм үзара бәйләнештә яшәргә тиеш».