Түбән Камада «Түбән Кама-60» программасын төзү кысаларында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр белән фикер алышу узды.
Исегезгә төшерик, программа барлык юнәлешләр буенча шәһәр һәм район үсешенең 5 еллык планын билгели. Ике атна эчендә төрле һөнәр ияләре: укытучылар, табиблар, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте хезмәткәрләре, блогерлар белән уннан артык шундый очрашу булды.
Түбән Камада унга якын җәмгыять, фонд һәм оешма инвалидлар белән эш алып бара. Аларга Булат Әюпов җитәкчелегендәге ихтыярый ярдәмчеләр үзәге булыша. Шулай ук шәһәрдә каршылыксыз мохит булдыру мәсьәләләрен алып баручы махсус совет та бар.

Очрашу «Рубаха» оешмасы бинасында үтте. Оешма җитәкчесе - Яна Анисимова. Биредә сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен иҗтимагый оешма вәкилләре, инвалид балаларның әниләре, мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр, өлкән яшьтәге кешеләр, педагоглар, көллият белгечләре һәм укытучылар җыелган иде. 30 минут дәвамында алар зур булмаган төркемнәрдә үз тәкъдимнәрен яздылар һәм аларны тормышка ашыру планын уйладылар. Аннары гомуми фикер алышу булды.
«Түбән Каманың барлык кешеләр өчен дә инклюзив һәм үтемле булуын телим. Шәһәр һәркем өчен уңайлы булырга тиеш, шуңа күрә безнең өчен сезнең фикерегезне ишетү һәм нәрсәләргә аерым игътибар бирергә кирәклеген белү мөһим», - диде Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина.
Үз мөрәҗәгате белән агросәнәгать көллияте укытучысы чыгыш ясады, билгеле булганча, көллияттә мөмкинлекләре чикләнгән студентлар өчен бүлек ачылган, әмма укып чыккач, алар эшкә урнашуда кыенлыкларга очрый.

Марина Камелина уңайлы мохит буенча күп мөрәҗәгатьләр килүен һәм республика, федераль программалар кысаларында башкарылган проектларны планлаштыру , кабул итү стадиясендә, мәсәлән, «Безнең ишегалды» проектын тормышка ашыруда, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләүче белгеч кирәклеген билгеләп үтте. Ул алдан ук гаризалар кабул итеп, теге яки бу ишегалдында яшәүчеләр өчен нинди шартлар таләп ителүен билгеләячәк.
Очрашуда шулай ук шәһәрдә тавышлы светофорлар кую мәсьәләсе дә күтәрелде. Җайланма төрле сигналларны яңгырата, бу исә күрү сәләте бозылган кешеләргә хәрәкәт итүне шактый җиңеләйтәчәк.
Мөмкинлекләре чикле балигъ булган балалар проблемасы да каралды. Мондый балалар өчен шәһәрдә аерым урыннар юк һәм аларның әти-әниләренә бик авырга туры килә.
Түбән Каманың мөмкинлекләре чикле кешеләре күбесе иҗат белән шөгыльләнә: берәүләре рәсем, икенчеләре бизәнү әйберләре ясый, әмма күпләр үз товарларын сатуда кыенлыклар кичерә. Алар сәүдә үзәге базасында сувенирлар сатуны оештырырга мөмкинлек булдырылуын телиләр.
Шәһәрдә караңгылык музее ачу иң кызыклы фикерләрнең берсе булгандыр, мөгаен. Анда экскурсияләр сукыр һәм начар күрүчеләр җитәкчелегендә уза. Экскурсия барышында катнашучылар юл аша ничек чыгарга, банкнотларны бер-берсеннән ничек аерырга һәм алар яши торган дөньяның үзенчәлекләре турында күп кенә кызыклы фактлар турында белә ала.

Моннан тыш, очрашуда мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында иң яхшы проектка грант бирү фикере дә туды.
Аралашу бик нәтиҗәле булды. Хәзер бар тәкъдимнәр дә белгечләр тарафыннан тупланачак һәм анализланачак. Аларның иң яхшылары «Түбән Кама-60» программасы кысаларында тормышка ашырылачак.
Исегезгә төшерик, түбәнкамалылар муниципаль районны алга җибәрү һәм төзекләндерү буенча үз фикер- тәкъдимнәрен «Шәһәр карарлары бюросына» https://vk.com/buronk җибәрә ала. Шулай ук мөрәҗәгатьләр sabalena@yandex.ru электрон почтасы аша да кабул ителә.