Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2022 елда Татарстанда Рамазан ае үткәрү тәртибен билгеләде.
Республикада ураза 2 апрельдән 1 майга кадәр дәвам итәчәк. 2 майда Рамазан гаете була.
Ураза - ислам диненең төп биш баганасының берсе һәм һәр мөселманның бурычы. Уразаны кеше сәламәтлегенә зыян сала торган авыру аркасында гына калдырырга мөмкин. Шулай ук 90 чакрым юл киткән юлчы, бала имезүче яки йөкле хатын-кызлар ураза тотмый кала ала. Хатын-кызларга хәез (күрем) һәм нифас (бала тапканнан соң кан килү) вакытларында да ураза тоту тыела.Бу көннәр өчен алар башка вакытта ураза тоталар (каза кылалар).
26 март көнне Түбән Кама үзәк мәчетендә Рамазан ае һәм ураза тоту кагыйдәләре турында махсус дәрес үткәреләчәк. Тулырак мәгълүматны мәчет имамыннан белешергә була. Мөрәҗәгать өчен тагын бер телефон: 8 917-251-47-68 (Рәйхан хәзрәт).