Бүген Түбән Камада Масленица – Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Кыш озатуга һәм язны каршылауга багышланган бәйрәм Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда башланып китте.

«Сезне иң яраткан халык бәйрәмнәренең берсе белән котлыйм. Май чабу бәйрәме кыш тәмамлану һәм бүгенге кебек җылы, кояшлы яз башлану белән күзаллана, - дип сәламләде бәйрәм кунакларын Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина. – Бүген әле гафу сорау якшәмбесе дә, һәркемнән гафу итүен сорарга һәм булган бөтен үпкәләрне онытырга мөмкинлек булдырыла. Йортларыгызда һәрвакыт җылылык, тынычлык хөкем сөрсен. Күкләребез һәрчак аяз булсын. Барыгызга да тынычлык, игелек һәм нык сәламәтлек телим!»
Бәйрәмдә түбәнкамалылар әйлән-бәйлән уйнады, халык уеннарында катнашты, кайнар коймак белән сыйланды. Сәхнәләштерелгән тамаша аша артистлар Май чабу бәйрәме белән таныштырдылар. Ә күңел ачу, гадәттәгечә, карачкы яндыру белән тәмамланды.