Халык иҗаты йортында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин катнашында Татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча координация советы утырышы булды.
Утырышка иҗтимагый оешмалар, иҗат коллективлары вәкилләре, депутатлар, Түбән Кама муниципаль районы структур бүлекчәләре җитәкчеләре, туган тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне үстерү өчен җан аткан түбәнкамалылар җыелды. Киңәшмәне совет рәисе Хәмзә Баһманов ачты, ул әлеге органның 2020 елда куелган максат-бурычлары турында сөйләде. «Мәдәният, телне үстерү буенча эш Түбән Камада һәрвакыт алып барылды, - дип билгеләп үтте ул, - әмма соңгы вакытта аның нәтиҗәләре мактанырлык түгел. Әлбәттә, безнең һәр оешма үз юнәлешендә эшли, әмма безгә берләшергә һәм уртак проектларны гамәлгә ашырырга кирәк».
Рамил Муллин билгеләп үткәнчә, без татар теле дәүләт теле булган республикада яшибез. «Әмма эш анда гына түгел, татарлар бөтен дөньяда яши, төрле илләрдә татар җәмгыятьләре оештырыла, алар безнең телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап кала. Мондый җәмгыятьләр күбрәк булган саен, шул исәптән бездә дә, яхшырак». Ул ассызыклаганча, иҗтимагый оешмаларның бурычы – үсеп килүче буынга үз телен, рухи мирасын тапшыру.
«Элек мондый милли тәрбия белән әби-бабаларыбыз шөгыльләнде. Бүген, кызганычка каршы, без бу мөмкинлекне югалттык диярлек», -ди Рамил Муллин. Рамил Муллинда үз балаларын балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең рус телле төркемнәренә бирүче татар әти-әниләре аеруча борчу уята.
Утырышта Түбән Камада теләүчеләр өчен татар теле курслары ачу, татар атамаларын, урам исемнәрен дөрес язу, Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлекләре тарихын өйрәнү мәсьәләләре күтәрелде.

Татар телен өйрәнү проблемасы фикер алышуның тагын бер темасы булды. Мәктәпләрдә укытучылар җитмәү, балалар бакчаларында татар телнә өйрәнеп, мәктәпкә килгәч, мондый мөмкинлек булмау - болар барысы да әлеге юнәлеш эшендә каршылыклар тудыра.
«Әгәр тел, тарих, мирас сакланмый икән - бу халыкның киләчәге юк, - дип ассызыклады Рамил Муллин. - Безгә һәр структура буенча эш юнәлешен сайларга кирәк: мәгариф, мәдәният, спорт тармагы, яшьләр бу эшчәнлекне ничек тормышка ашырырга кирәклеген белсен өчен. Бездә яхшы база бар, әмма милли компонент җитми. Без милли үзенчәлеккә ия җирлек булырга тиеш». Мисал итеп, ул замандашларыбызга багышланган парклар, скверлар булдырырга тәкъдим итте. Өстәвенә, яшьләрне дә җәлеп итеп, аларда язучылар, рәссамнар, аларның иҗатын тәкъдим итәргә мөмкин.

Аннары Халык иҗаты йортында Россиядә мәдәни мирас елы кысаларында оештырылган «Халкыбыз хәзинәләре» татар мәдәнияте фестивале башланды. Бу халык иҗаты бәйрәме елның үзенчәлекле ачышы булды, ел дәвамында Түбән Камада төрле халыкларның мәдәни фестивальләрен үткәрү планлаштырыла.

Бәйрәмдә Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлекләре мәдәният йортлары, төрле җәмгыять вәкилләре катнашты, алар татар халкының декоратив - гамәли сәнгать күргәзмәсе, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, милли ризыклары белән таныштырдылар. Концерт программасы Түбән Каманың иҗат коллективлары чыгышы белән дәвам итте.


