ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Җәмгыятьтә әтиләргә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча кабул итү була
Җәмгыять
  • 16 Февраль 2022 - 16:54
  • Караулар: 487
Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә җәмгыятьтә әтиләргә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны бердәм кабул итү көне узачак. Чараның модераторы - ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.

Экспертлар тема буенча «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе инстаграм сәхифәсендә 18 февральдә 10:00-11:00 сәгатьләрдә фикер алышачак.

Фикер алышуда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбарәкшин, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Светлана Вострикова, «ТР әтиләр берлеге» рәисе Гадел Заһретдинов катнашачак.

Турыдан-туры эфир тәмамланганнан соң, экспертлар халыкны тематик кабул итү үткәрәчәк. Мөрәҗәгатьләр җибәрү һәм өстәмә белешү өчен телефон: 8 843 238 1000. Сорауларны шулай ук WhatsApp (8-987-205-00-63) һәм op@tatarstan.er.ru электрон адресы буенча җибәрергә була.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^