ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада «Кыш бабай бул!» хәйрия акциясе игълан ителде
Җәмгыять
  • 23 Ноябрь 2021 - 14:40
  • Караулар: 92
НТР медиахолдингы ятим балалар, имин булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар, коррекция мәктәпләре һәм Ветераннар йортындагы ялгыз пенсионерлар өчен Кыш бабай булырга чакыра.

«Яңа Ел бүләкләрен йөзләгән бала һәм өлкән кеше көтә. Бары тик сезнең ярдәм белән генә без аларга чын Яңа ел тылсымы бүләк итә алабыз», - дип яза оештыручылар.

Уенчык һәм башка күчтәнәчләрне Химиклар ур., 64а адресы буенча кабул итәләр. Яңа ел алдыннан Кыш бабай аларны мохтаҗларга бүләк итәчәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*