ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалы ковид-госпитальгә хәйрия ярдәме күрсәткән
Җәмгыять
  • 23 Ноябрь 2021 - 11:07
  • Караулар: 108
Ихтыярый ярдәмче Ольга Шәрифуллина коронавирус белән авырып, февраль аенда госпитальдә яткан. Хәзер ул үзенең сәламәтлеген торгызу белән шөгыльләнә: диспансерлаштыру узып, көндезге стационарда тернәкләнү процедуралары курсын тәмамлаган.

Авыруның ни дәрҗәдә куркыныч һәм мәкерле булуын үз мисалында аңлаган Ольга Шәрифуллина хәйрия ярдәме оештыра, инде берничә мәртәбә госпитальдә ятучылар өчен кирәкле даруларга акча җыйган.

Добрые дела: нижнекамка поблагодарила медицинских работников и поддержала одиноких пациентов

Бу юлы ул көндезге стационар мөдире Наталья Сәйфулинага ялгыз авырулар өчен оекбашлар һәм медицина битлекләре алып килгән.

«Сезнең бүләкләрне терапия бүлегенә тапшырырмын. Анда билгеле бер яшәү урыны булмаган пациентлар яки балалары баш тарткан өлкән яшьтәге кешеләр бар. Мондый ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә!» - ди Наталья Сәйфулина.

Добрые дела: нижнекамка поблагодарила медицинских работников и поддержала одиноких пациентов

Ольга Шәрифуллина кызы белән бергә COVID-госпитальнең чиста зонасында да булдылар. Анда ул, ярдәм йөзеннән, кәгазь, канцелярия товарлары, бер тапкыр кулланыла торган пеленкалар һәм памперслар калдырды.


Добрые дела: нижнекамка поблагодарила медицинских работников и поддержала одиноких пациентов
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*