Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүдә түбәнкамалылар төзекләндерү, ТКХ, спорт, медицина һәм башка тармакларга кагылышлы сораулар бирде.
Әйтик, Альбина Хафизова шәһәрнең Урман урамында этләрне урамда йөртү өчен яңа мәйданчык булдыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Ул 2018 елдан башлап, шәһәр җитәкчелеге тарафыннан елына шундый бер мәйданчык төзергә вәгъдә ителгән булуын һәм аның үтәлә килүен искәртте: агымдагы елда яңа мәйданчык «Яшьлек» скверында ачылган иде.
«Әгәр ел саен бер мәйданчык ачсак, бу җитәрлек булачак. Традицияне саклап калырга тырышырбыз», - дип җавап бирде Рамил Муллин.
Габдулла Әхмәтгалиев шахмат клубы оештыруда һәм Түбән Кама шәһәренең Шахмат федерациясен яңартуда ярдәм сорады. Шахматка өйрәтүне оештыручы билгеләнгәч, әлеге тәкъдим тагын бер кат каралачак.
Күпбалалы гаиләләр өчен бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрендә уңай шартлар тудыру - көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Әлеге кишәрлекләрне Борок авылыннан алган гаиләләр дә җитәкчегә үз сорауларын җиткерде. Әлеге бистәгә керү юллары салу өчен гариза бирелгән, 2022 елда проект-тикшеренү эшләре башланачак, ә 2023 елда төзелеш эшләренә керешергә тиешләр. Шулай ук яктырту, газ һәм су булмау кебек сораулар да мөһим булып кала. Рамил Хәмзә улы кишәрлек хуҗаларыннан ярдәм сорады, чөнки төбәк программаларыннан файдалану өчен, аларның үз хуҗалыкларында рәсми теркәлгән булуы шарт. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынга шәхсән чыгып, биредәге хәл белән танышырга булды.
Санитар- эпидемиологик шартларга бәйле рәвештә очрашуга килә алмаган өлкән буын вәкилләре белән Рамил Муллин телефон аша аралашты.
Исегезгә төшерик, Рамил Муллинга кабул итүгә һәр сишәмбе 39-17-17 телефоны буенча язылырга мөмкин. Кабул итү Студентлар урамындагы 9 нчы йортта урнашкан җәмәгатьчелекне кабул итү бинасында уза.