Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе буларак беренче эш көнендә Рамил Муллин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу үткәрде.
Әңгәмәне мэр урынбасары Марина Камелина алып барды.
Рамил Муллин үз эшчәнлеген өч юнәлештә алып барачагы турында сөйләде. Беренчесе – рухи-әхлакый юнәлеш. Икенче юнәлеш – транспорт, ТКХ, экология, сәламәтлек саклау кебек көн кадагындагы мөһим мәсьәләләр. «Минем өчен кире элемтә мөһим, - дип ассызыклады Рамил Муллин. - Без бу сорауларны җыярга, тупларга һәм хәл итәргә тиеш». Өченче юнәлеш – шәһәрдә спорт объектлары, мәдәни үзәкләр, күргәзмә комплекслары төзелеше кебек зур проектларны гамәлгә ашыру. Рамил Муллин сүзләренә караганда, Татарстан Республикасында спорт объектлары белән тәэмин ителеш уртача 68% тәшкил итә, Түбән Камада — 52%.

Үз чиратында, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Рамил Муллинга сорауларын бирде. Мәгариф һәм яшьләр темасына күп сораулар яңгырады: яшьләрнең 90% ка якыны Түбән Камада калмый. «Без яшьләрне үзебездә калдыру өчен, барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга тиеш. Яшәү, һөнәри үсеш, уку өчен уңайлы шартлар тудырып, җирлегебезнең яшьләр өчен кызыклы булачагына исәп тота алабыз»,- диде җитәкче.
Балаларны тәрбияләүдә рухи-әхлакый кыйммәтләрне торгызу мөһим. Тагын бер тәрбия чыганагы — спорт. «Без спорт залларына ревизия үткәрәчәкбез, - дип ассызыклады җитәкче. - Балалар спорты мәсьәләсен яшь буын шөгыльләнә һәм үсә алсын өчен хәл итәргә кирәк».
.jpeg)
Стахеевлар утарын төзекләндерү, сәүдә үзәкләре, йортлар төзү, үз-үзеңне тоту культурасы һәм башка күп кенә сораулар да җавапсыз калмады.

«Безнең эштә кешеләрдән ерагаймау бик мөһим, - дип билгеләп үтте Рамил Муллин.- Һәркем бу дөньяга яктылык китерергә тиеш. Әйдәгез, тормышыбызны бергәләп яхшырак итик. Һәркемнең билгеле бер мөмкинлекләре, сәләте бар. Һәр кеше кечкенә генә үз шәмен кабызса, шәһәребез якты, җылы, күңелгә ятышлы шәһәргә әвереләчәк».