ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсенә яңа җитәкче билгеләнде
Рәсми
  • 11 Гыйнвар 2021 - 12:30
  • Караулар: 57
Айдар Метшин Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесен тәкъдим итте. Бу вазыйфага Рамил Гыйниятуллин билгеләнде.

Ул моңа кадәр Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының архив документларын фәнни файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы булып эшләгән.

Рамил Гыйниятуллин хезмәт юлын 2015 елда Казан федераль университетын тәмамлаганнан соң, «СОлНЦе» мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме, икътисад һәм хокук укытучысы буларак башлаган. Аннары берничә ел КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты политология кафедрасы ассистенты булып эшли.

"Без бу эшкә туры килә торган кандидатураны җиде айга якын эзләдек, - дип билгеләде Айдар Метшин. – Бу җиңел сайлау түгел, әмма һәрнәрсә үз урынына басачагына шигем юк. Эшне җайга салу өчен, мәгариф идарәсе коллективының, педагогик җәмәгатьчелекнең уртак команда позициясе мөһим".

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы сүзләренә караганда, узган ел барлык балалар, педагоглар, ата- аналар өчен дә авыр сынау елы булды. "Әмма яңа таләпләргә җавап биреп, без белем бирү сыйфатын саклап кала алдык", – дип ассызыклады Айдар Метшин, дистанцион белем бирүнең укыту-тәрбия процессына йогынтысын билгеләп.

Мәгариф идарәсе коллективы алдында торган бурычларга тукталып, Айдар Метшин Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында милли компонентны , халыклар мәдәниятен үстерү өчен шартлар тудыру мөһим булуын ассызыклады. Шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгы яшьләрне үзебездә калдыруның мөһим бурычларның берсе булуын атады. "Түбән Камада һөнәри белем бирү базасы бик яхшы, - диде Айдар Метшин. - Әмма безгә сәнәгать предприятиеләре өчен генә түгел, ә башка тармаклар өчен белгечләр әзерли торган үзәк кирәк". Бу эшне Түбән Кама муниципаль районы башлыгы төп уртак проектларның берсе буларак билгеләде, аны ул системалы һәм нәтиҗәле итәргә тәкъдим итте.

Рамил Гыйниятуллин Айдар Метшинга һәм педагогик берләшмәгә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм мәгарифнең иң мөһим өлкәләрнең берсе булуын билгеләп үтте: «Безгә бик зур миссия йөкләнгән: без киләчәккә лаеклы буын тәрбияләргә тиеш, ә моның өчен берләшергә һәм бергә эшләргә кирәк".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*