ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама район үзәк хастаханәсенең баш табибы алышынды
Рәсми
  • 17 Ноябрь 2020 - 13:31
  • Караулар: 82
Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков медицина тармагы хезмәткәрләренә Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсенең яңа җитәкчесен һәм район үзәк хастаханәсенең яңа баш табибын тәкъдим итте. 

Исегезгә төшерик, сәламәтлек саклау идарәсенең яңа җитәкчесе итеп,  Сергей Мерясев билгеләнде. Элеккеге җитәкче Венера Рәхимова Мәскәүгә күчеп китте, хәзер ул сәламәтлек саклау департаментында эшли. Министр аңа бүген үз рәхмәтен белдерде.

Шулай ук  район үзәк хастаханәсе  коллективына яңа баш табиб тәкъдим ителде. Ул -  әлегә кадәр баш табибның медицина бүлеге буенча  урынбасары вазыйфасын башкарган Марс Мостафин.

Марс Мостафин Казан дәүләт медицина институтын дәвалау эше белгечлеге буенча тәмамлаган, табиб. 2000 елда ул Түбән Кама шәһәр күппрофильле хастаханәсенең 2 нче  хирургия бүлегенә табиб-хирург булып эшли башлый. 2005 елда  хастаханәнең хирургия бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 2014 елдан  -   медицина бүлеге буенча  баш табибның медицина бүлеге буенча   урынбасары.

Моңа кадәр баш табиб булып эшләгән Габибулла Әхмәдов  ТР дәвалау оешмаларының берсен җитәкләячәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*