ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камага эш сәфәре белән Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов килде
Рәсми
  • 07 Ноябрь 2020 - 08:16
  • Караулар: 54

Җомга, 6 ноябрьдә, Түбән Камага эш сәфәре белән Дәүләт Думасы депутаты, ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов килде.

Эш сәфәре программасы бай эчтәлекле булды. Депутат, беренче эш итеп, шәһәр җитәкчелеге белән «Эластик» заводына килде. Биредә аена 900 тоннага якын тукылмаган материал җитештерелә, аны медицина битлекләре, саклагыч костюмнар, пеленкалар һәм башкалар җитештерүдә кулланалар. «Бөтен Россия базарын кирәкле чимал белән тәэмин итә торган мондый предприятиеләр нибары биш кенә, әмма аларның җитештерүчәнлеге битлекләргә булган ихтыяҗны төбәк һәм, гомумән, федераль масштабта булдыра алганча ябарга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы депутаты.

С рабочим визитом: депутат Госдумы Ярослав Нилов побывал в Нижнекамске

Алынган чималдан «Эластик» заводында урнашкан «Айрон» компаниясе тәүлегенә 60 мең битлек җитештерә. Моның өчен Кытайдан махсус җиһазлар сатып алынган. Шулай итеп, компания үз регионын гына түгел, башка заказчыларның ихтыяҗларын да канәгатьләндерә.

Шуннан соң вәкилләр «ТАНЕКО» заводында булды. Биредә дезинфекция чараларының ничек әзерләнүен күрсәттеләр.

С рабочим визитом: депутат Госдумы Ярослав Нилов побывал в Нижнекамске

Аннары Ярослав Нилов «көчле рухлылар» өчен җайлаштырылган Кама пляжын карады. Депутатларга Түбән Камада мөмкинлекләре чикле кешеләрнең елга буенда ял итә алулары турында сөйләделәр. Моның өчен биредә җайлаштырылган шезлонглар, махсус су коляскалары, төшү-менү урыннары махсус комплекс урнаштырылган.

«Мин, социаль комитет рәисе буларак, төбәкләрдә уңайлы мохит мәсьәләләренең ничек хәл ителүе белән һәрвакыт кызыксынам. Бу пляжда мөмкинлекләре чикле кешеләр дә ял итә, су коена алуы бик яхшы. Алар өчен бу, барыннан да элек, эмоциональ реабилитация», - дип саный сәясәтче.

С рабочим визитом: депутат Госдумы Ярослав Нилов побывал в Нижнекамске

Эш сәфәре «Камский Артек» яшьләр ял үзәгендә тәмамланды. Мөхтәрәм кунаклар яңартылган лагерьны бик ошаттылар.

«Балаларның монда, заманча шартларда, уңайлыкта ял итү мөмкинлеге булуы бик шәп, – дип ассызыклады Ярослав Нилов. – Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Камский Артек» – балалар лагере гына түгел. Биредә өлкәннәр дә ял итә ала».

С рабочим визитом: депутат Госдумы Ярослав Нилов побывал в Нижнекамске

 

 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар