ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин: «Сезнең һөнәр - үз романтикасы һәм традицияләре белән үзенчәлекле»
Рәсми
  • 25 Октябрь 2020 - 05:30
  • Караулар: 60
Хөрмәтле автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Түбән Кама икътисадый үсешен ел саен безнең территориядә генә дә миллионлаган тонна сәнәгать предприятиеләре йөкләрен ташучы һәм йөзләгән мең пассажир йөртүче автотранспортның ышанычлы эшеннән башка күз алдына да китереп булмый.
Сезнең һөнәр - үз романтикасы һәм традицияләре белән үзенчәлекле. Шуның белән бергә, бу - сабырлык, үз дигәнендә нык торучанлык, түземлек, хезмәткә бирелгәнлек таләп итә торган бик киеренке, тәвәккәллек сораучы хезмәт. Сезнең бердәм, грамоталы эшегез, оешканлык һәм тәртип саклавыгыз Түбән Кама муниципаль районының барлык икътисад тармаклары һәм социаль өлкәсе өчен ышанычлы һәм өзлексез эшләвегезнең нигезе булып тора.
Транспортның көн саен линиягә чыгуын тәэмин итүче ветераннарга, машина йөртүчеләргә һәм барлык белгечләргә киеренке һәм җаваплы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм.
Безнең тормыш - өзлексез хәрәкәт, һәм без барыбыз да транспорт һәм юл белән бәйле. Барлык автомобильчеләргә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, юлда үзара аңлашу һәм үзара хөрмәт, ышанычлы техника һәм юлларда һәрвакыт уңышлар телим!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама шәһәре Мэры
А.Метшин
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*