ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Новгородның социаль челтәрләрендә 7 ел элек Түбән Камада булган вакыйга турында хәбәр барлыкка килде
Рәсми
  • 21 Октябрь 2020 - 13:52
  • Караулар: 47
Бүген ВКонтакте социаль челтәрендә Түбән Новгород /ЦЕНЗУРАСЫЗ/ паблигында, янәсе, шушы көннәрдә Түбән Камада булган Мәңгелек ут мемориалын мәсхәрәләү видеосын урнаштырганнар.

Чынлыкта, бу вакыйгалар Түбән Камада җиде ел элек – 2013 елның 21 апрелендә булган. Әлеге факт буенча Түбән Кама шәһәре прокуратурасы тикшерү үткәргән, аның нәтиҗәләре буенча мемориалны мәсхәрәләүдә катнашкан җиде кеше үз гаебен таныган. Дүрт гаиләгә карата «Ата-аналар яки башка законлы вәкилләрнең балигъ булмаганнарны карап тоту һәм тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәве» статьясы буенча административ җаваплылыкка тарту турында карар кабул ителгән.

Түбән Кама муниципаль районы турында барлык рәсми мәгълүматны e-nkama.ru сайтында, инстаграмда Мэриянең рәсми аккаунтларында @moynizhnekamsk @nk_city_administration һәм "Түбән Кама" паблигында карарга була.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*