ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама муниципаль район Советының хокук бүлеге җитәкчесе итеп, Рөстәм Зарифуллин билгеләнде
Рәсми
  • 28 Сентябрь 2020 - 11:02
  • Караулар: 111
Түбән Кама муниципаль район Советының хокук бүлеге җитәкчесе итеп, Рөстәм Зарифуллин билгеләнде. Әлегә кадәр ул бүлек җитәкчесе урынбасары булып эшләде.

Айдар Метшин сүзләренә караганда, Рөстәм Зарифуллин үзен белемле һәм профессиональ белгеч буларак танытты. "Алдагы эш тәҗрибәсе Рөстәм Таһировичка яңа вазыйфада нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирер", - дип билгеләде Түбән Кама мэры.

Хокук бүлегенең элеккеге җитәкчесе Александр Умников, билгеле булганча, депутатлар карары белән Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары вазыйфасына сайланды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*